Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстан Президенты кечкенә татарстанлының яңа ел хыялын чынга ашырды

Татарстан Президенты Нурлатта яшәүче баланың хыялын “Теләкләр чыршысы”акциясе кысаларында тормышка ашырды.

Нурлатта яшәүче Кирилл планшет турында хыялланган. Бүген ул тормышка ашты. Аңа ТР Президенты исеменнән гаджет тапшырылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Моңа кадәр Рөстшм Миңнеханов ике баланың хыялын тормышка ашырган иде инде.

Искәртеп узабыз, моннан алда Алабугада яшәүче 6 яшьлек Данис Гәрәевның хыялы чынга ашкан иде. Аның хыялы янгын частендә булу иде. Данис әнисе һәм энесе белән шәһәребезнең 75нче янгын частендә булдылар.Экскурсия ахырында Данис һәм аның энесенә янгын сүндерү машинасы, татлы бүләкләр һәм чын янгын каскасы бүләк иттеләр.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев