Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстан татар теленнән Халыкара олимпиада уздыруга 9 млн сумга якын акча сарыф итәчәк

Олимпиада Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча 2023-2030 елларга исәпләнгән дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Татарстан татар теленнән Халыкара олимпиаданы оештыру һәм үткәрү өчен 8,9 миллион сумга якын акча юнәлдерәчәк. ТР дәүләт сатып алулары порталында шул хакта тендер урнаштырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Олимпиада Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча 2023-2030 елларга исәпләнгән дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Хезмәтнең заказчысы — Татарстан Фәннәр академиясе, финанслар исә республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Олимпиадада Татарстан, Россия төбәкләреннән VIII-IX сыйныф укучылары һәм студентлар, шулай ук чит илләрдән интернет-тестлаштыру узган укучылар һәм студентлар катнаша.

Чара берничә этапта оештырыла. Татарстанлылар өчен мәктәп, муниципаль, республика һәм халыкара этаплар, башка төбәк вәкилләре өчен мәктәп, муниципаль, өлкә (төбәк), төбәкара һәм халыкара этаплар үткәрелә. Субъектлардагы якшәмбе мәктәпләрендә укучылар, башка илләрдән килгән студентлар һәм катнашучылар интернет-тестлаштыру, дистанцион әңгәмә һәм халыкара этапны узарга тиеш.

Хезмәтләрне күрсәтү вакыты — 2024 елның 31 маена кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев