Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда аерылышучылар саны арткан

Былтыр 8 174 гаилә таркалса, быел 8 395 пар аерылышкан.

2023 елның гыйнвар-июль айларында Татарстанда гаилә коручылар саны кимегән һәм аерылышулар саны арткан. Бу турыда Росстат хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Шушы елның җиде аенда республикада 12 675 гаилә теркәлгән, ә узган елның шул ук чорында 12 810 гаиләне теркәгән булганнар. Кимү 1,1 процент тәшкил итә.

Гыйнвар-июль айларында аерылышулар саны арткан: былтыр 8 174 гаилә таркалса, быел 8 395 пар аерылышкан. Шулай итеп, бу вакыт аралышында үсеш 2,7 процент тәшкил итә.

Ә Идел буе федераль округында яшь гаиләләр саны 2,3 процентка (87 260тан 89 305кә кадәр), ә аерылышулар саны 1,6 процентка (67 451дән 68 560ка кадәр) арткан.

Гомумән, Россиядә гаилә коручылар саны бераз — 0,1 процентка кимегән (492 016 дан 491 728 гә кадәр). Кешеләр күбрәк аерылыша башлаган: 376 313 очрактан 390 797 очракка кадәр арткан, ягъни үсеш 3,8 процент күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев