Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда бер гаилә Лисичанскига 800 китап тапшырган

Әлеге пар гомер буе китап укырга яраткан, кыйммәтле томнарны хәтта Болгариядән алып кайтканнар.

Түбән Камадан бер гаилә фронтка 800 гә якын китап тапшырган. Пенсионерлар 1961 елдан бирле уникаль басмаларның зур коллекциясен туплаган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Әлеге пар гомер буе китап укырга яраткан, кыйммәтле томнарны хәтта Болгариядән алып кайтканнар. Җыентыклар арасында классик әсәрләр генә түгел, фантастика, балалар басмалары һәм кулинария китаплары да бар.

Ирле-хатынлы пар «Бердәм Россия» нең җирле бүлегенә мөрәҗәгать итеп, Лисичанскига яки Донбасска әдәби китапларны илтеп тапшыруда ярдәм сорый.

Бу адымга аларны Мәскәү өлкәсендә яшәүче ханым рухландырган — ул үзенең бөтен зур китапханәсен махсус хәрби операция ихтыяҗларына тапшырган. Пенсионерлар бу китаплар хәрбиләргә дә, тыныч халыкка да файдалы булыр дип өметләнә. Якын арада китапларны Түбән Кама бүлегенә, аннан Казанга җибәрәчәкләр, ә аннан соң китаплар Лисичанскига юл тотачак.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк. Яңа төбәкләрнең Россиягә кушылуын Путин «уртак язмыш һәм меңьеллык тарих» нәтиҗәсендә күрә.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Фото: Надежда Багаутдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев