Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда беренче тапкыр бөерсез хатын-кыз бала тапкан

Пациентны Мәскәүдә федераль үзәктә һәм Республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлегендә күзәтеп торганнар.

Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә 35 яшьлек хатын-кыз бала тапкан. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ».

Хастаханәдә белдерүләренчә, хатын-кыз 12 яшьтә үк бөерсез калган, 16 яшьтән бирле диализда яши (ул канны чистарта торган ярдәмче процедура, бөерләр функциясен үти). Дүрт ел ул донор бөере белән яшәгәннән соң, организмы аны кире кага башлый. 2009 елда аңа тромб аркасында йөрәгенә операция ясыйлар.

Пациентны Мәскәүдә федераль үзәктә һәм Республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлегендә күзәтеп торганнар.

«Консилиумда хатын-кызга берничә тапкыр йөклелекне өзәргә тәкъдим иттеләр. Әмма ул риза булмый. Атнага алты тапкыр авырлы хатынны гемодиализ аша уздырдылар. Атнага бер тапкыр пациент федераль үзәккә консультациягә барды», — дип сөйләделәр хастаханәдә.

Татарстанда яшәүче хатын-кыз 38 атналык срокта сау-сәламәт бала тапкан.

Республика клиник хастаханәсендә белдерүләренчә, бу республика тарихында беренче очрак.

Фото: Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев