Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда беренче тапкыр «Катык» Этнография фестивале булачак

Әлеге фестиваль татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү максатыннан уздырыла.

«Якын күршеләребезне — Чувашия һәм Марий Эл Республикасы вәкилләрен дә чакырырга телибез. Алар да фестивальдә милли ризыкларын, сувенир эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Фестивальнең төп вакыйгасы — зур казанга салынган катыкны тәкъдим итү һәм аны борынгы рецепт буенча әзерләү турында сөйләү. Бу сөт ризыгын фестивальгә килгән һәр кеше дә татып карый алачак», — дип сөйләде музей директоры Миңнедамир Камалетдинов.

Шулай ук фестивальдә фольклор ансамбльләр дә чыгыш ясаячак. Музей территориясендә фестиваль кунаклары милли киемнәр киеп карый һәм халык һөнәрчелеге буенча төрле мастер-классларда катнаша алачак.

Миңнедамир Камалетдинов сүзләренчә, ширдан катыгын Александр Пушкин да ашап караган дигән мәгълүматлар бар.

Фестивальне уздыру 2022 елның август башына планлаштырылган. 

Чыганак
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев