Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда быел 3,2 мең хатын-кыз өстәмә белем алды

Бу «Демография» илкүләм проекты буенча мөмкин булды.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2023 ел башыннан 8,4 мең кеше өстәмә һөнәри белем алуга керешкән. Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган — 3 356 кеше. Шулай ук яңа һөнәрләр үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2 330 кеше бар.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләргә IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б. керә.

Фото:freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев