Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда эшмәкәрләр өчен «кайнар линия» эшли

ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. 

Консультация өчен кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшмәкәр үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.

Агымдагы елда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,23 млрд. сум каралган, ә Икътисад министрлыгына караган структураларның — ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм ТР Гарантия фондының капитальләшүен исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 4,5 млрд.сум тәшкил итәчәк. Финанслау нәтиҗәсендә республикада финанс ярдәме программалары гамәлгә ашырылачак: ташламалы микрозаймнар һәм кредитлар, йөкләмәләр, субсидияләү, комплекслы хезмәтләр күрсәтү, кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм итү.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча барлык үз йөкләмәләрен һәм игълан ителгән чараларны тулысынча үтәвен дәвам итәчәк. 

Хәзер министрлык ярдәм продуктларын үзгәргән икътисадый шартларга яраклаштыру өстендә эшли. Хәзерге вакытта аларны үзгәртеп кору өчен гамәлдәге барлык программаларга анализ ясала, шулай ук өстәмә ярдәм чаралары эшләнә.

Кайнар линия телефоны: 8(843) 524-90-90. Аның буенча эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча консультация алырга, тәкъдимнәр калдырырга, шулай ук бизнесның конкрет таләпләре буенча ярдәм чараларын сайларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев