Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда ике кыз сөрем газы белән агуланган

Вакыйга Казанда биш катлы йортта булган.

Кичә сәгать кичке җиденче тирәсендә Казанның Ибраһимов проспектындагы 26А йортында ике кыз сөрем газы белән агуланган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш катлы йорттагы фатирда 21 һәм 22 яшьлек ике кыз сөрем газы белән агуланган, дип яза Татар-информ.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп, зыян күрүчеләрне караган. Кызларны хастаханәгә озатканнар.

Әлеге хәлнең сәбәпләре билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев