Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда җиләк-җимеш, яшелчәнең бәясе күтәрелгән

Кыяр аеруча кыйммәтләнгән.

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган атнада, 23-30 гыйнварда, Татарстанда җиләк-җимеш, яшелчә һ.б. азык-төлекнең бәясе күтәрелгән. Әйтик, кыяр аеруча нык кыйммәтләнгән, хәзер аның бер килограммы 214 сум (элегрәк 202 сум иде) тора, дип яза Татар-информ.

Суган һәм кишернең килограммы 1,5 сумга артып — 35,5 һәм 31 сумга, бәрәңге 50 тиенгә кыйммәтләнеп — 30 сумга, ә бананның килограммы 2 сумга артып 93 сумга җиткән.

Шул ук вакытта, республикада сыер, дуңгыз, тавык ите һәм тавык йомыркасының бәясе төшкән. Әйтик, сыер ите 1,5 сумга арзанайган, хәзер аның килограммы 480 сум тора. Дуңгыз һәм тавык итенең бәясе 1 сумга төшкән — хәзер аларны 268 һәм 152,5 сумга сатып алырга мөмкин. Тавык йомыркасының дистәсе шулай ук бер сумга диярлек (69,6 сумнан 68,8 сумга кадәр) арзанайган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев