Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда кишер бәясе арткан

Шулай ук шикәр банан, помидор, шикәр комы, алма, кәбестә һәм чөгендер бәяләре дә күтәрелгән.

Татарстанда бер атнада — 25 февральдән 4 мартка кадәр кайбер продукт — банан, помидор, кишер бәяләре артты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Татарстанстат хәбәр иткәнчә, бигрәк тә кишер бәясе арткан, бер килограмм кишер 40,05 сумнан 42,56 сумга кадәр җиткән.

Кыйммәтләнү буенча помидор икенче урында, ул 4,74 сумга арткан (бер кг помидор 169,58 сумнан 177, 62 сумга кадәр җиткән). Өченче урында — банан, ул 4,52 процентка (88,98 сумнан 93 сумга кадәр) арткан.

Фото: pixabay.com/

Моннан тыш, шикәр комы (3,15%), алма (3,27%), шулай ук кәбестә һәм чөгендер (3,83%) бәяләре арткан. Сыер ите бәясе 1,21 процентка, атланмай 1,04 процентка, үсемлек мае 0,74 процентка, йомырканың дистәсе 0,72 процентка арткан.

Бер атнада сосиска һәм сарделька бәясе 0,04 сумга төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев