Татарстанда җомга көнне көчле җил көтелә
Һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк.
Татарстан территориясендә көчле көньяк-көнбатыш җиле 13 октябрьдә дә сакланачак.
Җомгага каршы төндә җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә республиканың Гидрометеоүзәге. Яңгыр явуы ихтимал.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар, электр линияләре янында тормаска, балаларны караусыз калдырмаска киңәш итә.
Көндез болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелә. Һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев