Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда реаль хезмәт хаклары 12,9 процентка арткан

2023 елның гыйнвар-август айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 17,8 процентка артып, 58 902 сум тәшкил иткән.

Бу елның гыйнвар-август айларында Татарстан предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең, шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектларының реаль хезмәт хакы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,9 процентка арткан. Бу — Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларыннан күренә, дип яза «Татар-информ».

2023 елның гыйнвар-август айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 17,8 процентка артып, 58 902 сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, июль белән чагыштырганда, август аенда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы 2,7 процентка арткан. Август өчен номиналь хезмәт хакы июль белән чагыштырганда якынча 3,3 процентка арткан.

2023 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча исәпләнгән иң кечкенә хезмәт хакы — кунакханә һәм җәмәгать туклануы учреждениеләрендә эшләүчеләрдә (35 909,1 сум, уртача республика дәрәҗәсеннән 39 процентка түбәнрәк). Иң зур хезмәт хакы — файдалы казылма чыгаруда мәшгуль булганнарда (95 702,4 сум, уртача республика дәрәҗәсеннән 62,5 процентка югарырак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев