Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда туберкулез белән авыручылар арткан

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 95,6 процентка күбрәк.

Татарстанда быелның сигез аенда туберкулез йоктыруның 604 очрагы ачыкланган. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 95,6 процентка күбрәк, дип яза «Татар-информ».

ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белешмәләре нигезендә, 2023 елның гыйнвар-август айларында 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда эпидемиологик вазгыять туберкулез йоктыручыларның артуы белән характерланган. Әйтик, 2023 елның гыйнвар-август айларында 100 мең татарстанлыга туберкулез йоктыруның 22,7 очрагы туры килгән.

Шулай ук 2022 елның гыйнвар-август айлары белән чагыштырганда сифилис белән авыручылар коэффициенты — 36,4, ВИЧ йоктыручылар коэффициенты 3,8 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев