Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда вакытлыча суыта

Республикада алмашынучан болытлы һава саклана.

Бүген, 18 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты узу сәбәпле температура фонының вакытлыча төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге фаразында әйтелә.

Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк ( Казан территориясендә түгел).

Көндез республикада һава температурасы 14-19 градуска кадәр генә җылыначак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Элегрәк КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әбиләр чуагының Татарстанда күпме дәвам итәчәге турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев