Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга 305 мең сум түләячәкләр
Әлеге карарны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Әлеге карарны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип яза «Татар-информ».
Түләү мобилизацияләнгәннәргә дә, контрактчыларга да — 2023 елның 31 августыннан соң Татарстан хәрби комиссариатлары яки республикада дислокацияләнгән хәрби частьләрдә контракт төзегән хезмәткәрләргә каралган.
«Социаль ярдәм чарасы буларак, 2023 елның 31 августыннан соң Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән Россия гражданнары өчен 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләргә», — диелә документта.
Карар агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев