Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанның барлык районнарында икътисадны тотрыклы үстерү буенча оперштаблар булдырылды

Эшчәнлек сәүдә предприятиеләрен азык-төлек һәм башка товарлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Татарстанның барлык районнарында икътисадны тотрыклы үстерү өчен оператив штаблар булдырылды. Бу хакта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Штаблар эшчәнлеге сәүдә нокталарын товарлар белән тәэмин итүгә, система барлыкка китерүче предприятиеләргә һәм кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә ярдәм итүгә, шулай ук бизнесның банк учреждениеләре белән хезмәттәшлеге мәсьәләләренә бәйле гомуми системалы чараларны эшләүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерү буенча чаралар планы расланды. Кичә шулай ук киңәшмә узды, анда импортны алыштыру мәсьәләләре каралды. 

Министр сүзләренә караганда, ведомство бизнес вәкилләрен дәүләт программаларында катнашуга җәлеп итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев