ТР Дәүләт автоинспекциясе көчле җил куркынычы турында кисәтә
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик тә игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Якын арада республика территориясендә һава торышының начарлануы көтелә. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне шулай дип кисәтә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 17 октябрьдә, Татарстанда 28 м/с тизлектә көчле җил көтелә, дип яза «Татар-информ».
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, көчле җил машинаны, бигрәк тә ул ян яктан булса, аударырга сәләтле. Бу бигрәк тә йөк машиналары һәм автобуслар өчен куркыныч. Җиңел автомобильләрнең исә җил белән кузовы күтәрелә, шуның аркасында юл белән тоташу югала, бу — машина белән идарәне югалтуга китерергә мөмкин. Әгәр дә сезгә хәрәкәтне дәвам итү кирәк икән, тизлекне киметү зарур. Машина түбәсендәге багаж салу урынын куллану машинаның тотрыклылыгын тагын да киметә.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик тә игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә, мөмкин булса, машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә китмәскә киңәш итәләр. Юлларда аеруча игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне сакларга, тизлекне һава шартларына туры китереп сайларга. Шулай ук тәртипсез маневрлар ясамаска һәм тормозга кинәт басмаска чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев