ТР Дәүләт Советы Рәисе Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде
Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим иткән барлык үзгәрешләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.
Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча референдум үткәрү зарурлыгы турындагы карарны элегрәк РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты белдерде.
Шулай ук РФ Президенты ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты билгеләп Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев