Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

ТР Президенты 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветеранына Рәхмәт хаты тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан оештырылган очрашуда 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Фәррах Хәйретдин улы Хәйретдинов – Бөек Ватан сугышы һәм янгын сагы ветераны. Аңа 28 декабрьдә 101 яшь тулачак. Ул хәрби разведкада хезмәт иткән, дүрт сугыш герое. Үзенең сугыш юлын Фәррах Хәйретдин улы Халкинголда башлый, Берлинга кадәр барып җитә, аннары янә көнчыгышка әйләнеп кайта. 1947 елда Синтетик каучук заводына аппаратчы булып урнаша, ә 1951 елда Синтетик каучук заводы каршындагы 13нче янгын частендә өлкән сержант дәрәҗәсендә бүлек командиры вазифасында эшкә керешә. 1970 елда лаеклы ялга китә, әмма 1995 елга кадәр эшләвен дәвам итә.

https://tatar-inform.tatar/news/official/20-12-2019/r-st-m-mi-nehanov-100-yashlek-frontovik-m-yangyn-sagy-veteranyna-r-hm-t-haty-tapshyrdy-5712116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев