Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

ТР Рәисе КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү — Россиянең зур җиңүе дип белдерде

Казан император университетының төп бинасы ишегалдында урнашкан обсерватория 1837 елда төзелгән.

Казан федераль университетының астрономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү — санкцияләр шартларында Россиянең зур җиңүе. Бу фикерне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән йомгаклау матбугат конференциясендә белдерде.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев абруе роль уйнады, ул — ЮНЕСКО илчесе. Һәм моның белән исәпләшмәү мөмкин түгел. Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан төгәл эш башкарылган. Бу комплекс үз нәтиҗәләрен бирде. Без фикерләшкәндә, төрле тәкъдимнәр булды — хәзерге вәзгыятьтә безгә бу кирәкме, дигән. Минем позициям «ахырга кадәр барырга» иде», — диде республика җитәкчесе.

Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре турында карар сентябрьдә Эр-Рияд шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителде.

Василий Энгельгардт исемендәге обсерватория 1901 елда, астроном һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Энгельгардт Дрездендагы шәхси обсерваториясенең уникаль астрономик җиһазларын Казан император университетына тапшырганнан соң ачыла.

Казан император университетының төп бинасы ишегалдында урнашкан обсерватория 1837 елда төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев