Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Ветераннарның «Балкыш» фестивале быел Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлана

Ике елга бер уздырылучы фестивальнең чираттагысына октябрь ае азагында старт бирелде.

Октябрь азагында Татарстан районнарында фестивальнең сайлап алу этапларына старт бирелде. Беренче этап 2024 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак. Бу хакта ТР Ветераннар (пенсионерлар) региона, дип яза «Татар-информ».

Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә. 

Фестиваль быел сигезенче мәртәбә уза. Ике елга бер уздырылучы фестивальнең чираттагысына октябрь ае азагында старт бирелде.

Быел «Балкыш» фестивале, элеккечә, өч этаптан торачак. Беренче сайлап алу туры — муниципаль тур шәһәр һәм районнарда инде башланып китте. Бу этапның нәтиҗәләре 2024 елның гыйнвар-февраль айларында билгеләнәчәк.

Икенче этап — зона этабы. Ул март — апрель айларында җиде зона үзәгендә узачак — Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида. Биредә лауреатлар билгеләнәчәк.

Киләсе этап — йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән. Оештыручылар әйтүенчә, гала-концертларның дүртенчесе оешу ихтималы да күздә тотыла. Бу лауреатларның саны күп булачагын чамалап планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев