Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ба­шы­ңа төш­сә, баш­мак­чы бу­лыр­сың

Юлия һәм Па­вел Ани­си­мов­лар га­и­лә мул­лы­гын чит­ләр кат­на­шын­нан баш­ка мөс­тә­кыйль рә­веш­тә тәэ­мин итәр­гә ка­рар кы­ла­лар. Мо­ның өчен алар күп­ләр ке­бек киң та­рал­ган сәү­дә эшен тү­гел, бәл­ки нәр­сә дә бул­са җи­теш­те­рү­не мәгъ­куль кү­рә. Йорт­та кеч­ке­нә ос­та­ха­нә бул­ды­рып, алар өй­дә кия тор­ган җы­лы, уңай­лы ки­ез баш­мак­лар те­гә баш­лый.

Чит аб­зый­га тү­гел, үзе­без­гә

Хә­ер, алар­ның ике­се дә яшь­тән үк чит аб­зый­га эш­лә­ми. Ул чак­та әле алар Чал­лы­да яши. Кам­ПИ­ны тә­мам­лап, ин­же­нер-ме­ха­ник дип­ло­мы ал­гач, Па­вел ип­тәш­лә­ре бе­лән бер­лек­тә ав­то­зап­часть­лар са­ту фир­ма­сы оеш­ты­ра, әм­ма эш ял­ган­мый. Юля бух­гал­тер-эко­но­мист һө­нә­ре һәм ка­зы­лык әй­бер­лә­ре фор­ма­лау­чы һө­нәр­лә­рен үз­ләш­те­рә, әм­ма һө­нә­ре бу­ен­ча эш­лә­ми, га­и­лә биз­не­сын дә­вам итә. Әти-әни­се күп ел­лар йом­шак җи­һаз ре­монт­лау һәм яңар­ту бе­лән шө­гыль­лән­гән­лек­тән, ул бу эш­нең бар­лык неч­кә­лек­лә­рен үз­ләш­те­рә, ан­нан соң һө­нәр­че­лек­кә бу­ла­чак ирен дә тар­та. Ту­ган­на­рын­нан ми­рас бу­лып кеч­ке­нә йорт кал­ган­лык­тан, алар яшәү өчен Ала­бу­га­га кү­че­нә. Җи­ме­рек кеч­ке­нә йорт уры­нын­да ин­де яңа­сы, ки­ңе бар­лык­ка ки­лә. Бер-бер арт­лы кыз­ла­ры, ул­ла­ры туа. Бер­гә­ләп эш алып ба­ра­лар, кри­зис­ка ка­дәр алар ка­ра­ма­гын­да ике бри­га­да эш­ли.Ме­бель ре­монт­лау шак­тый ке­рем ки­те­рә, әм­ма...

Юл бар

- Бер­нин­ди перс­пек­ти­ва кү­рен­ми. Ни­гез­дә фи­зик эш. Эш бар­мый. Го­мер буе шу­лай яшәр­гә­ме? Кул хез­мә­те­нә җи­тәр, баш­ны эш­лә­тер­гә ки­рәк, ди­гән фи­кер­гә кил­дек. Нәр­сә­не үз­гәр­тер­гә, нин­ди юнә­леш­не сай­лар­га? Бы­ел­ның Яңа ел ка­ни­кул­ла­рын­да әнә шу­ның өс­тен­дә баш ват­тык. Ин­тер­нет­та ак­та­рын­дык. Зур эш баш­лап җи­бә­рү өчен зур ак­ча­лар ки­рәк. Ә без­нең кул­да ни­ба­ры 300 мең сум ак­ча бар иде. Ни­һа­ять, на­ту­раль ма­те­ри­ал­дан те­гел­гән аяк ки­е­ме­нә тук­тал­дык. Кук­ма­ра һәм Тү­бән Нов­го­род өл­кә­сен­дә­ге Бор шә­һә­рен­дә җи­теш­те­ре­лә тор­ган әй­бер­ләр­не ни­гез итеп ал­дык. Исәп­ләү­ләр­дән соң без­нең әй­бер­ләр оч­сыз­рак­ка төш­те.

Мо­дель­ләр өс­тен­дә эш

Бу ту­ры­да сөй­лә­гән­дә Юля бе­лән Па­вел мо­дель­ләр­не үз­лә­ре эш­лә­вен, баш­ка­лар­ны­кын­нан кү­чер­мә­вен ас­сы­зык­лый. Мо­ның өчен алар иле­без­дә эш­лән­гән ике те­гү ма­ши­на­сы са­тып ала. Шу­ны­сы ях­шы, хә­зер мон­дый тех­ни­ка­ны те­лә­сә ка­ян са­тып алыр­га бу­ла. Та­гын "кы­лыч пы­чак" ди­гән аг­ре­гат бул­ды­ры­ла. Баш­та ан­нан күп­кат­лы ту­кы­ма ки­сү өчен фай­да­лан­са­лар, хә­зер Па­вел аны баш­мак та­бан­на­рын ки­сү өчен җай­лаш­тыр­ган. Алар те­гә бе­лә, элек ту­кы­ма бе­лән эш­ләр­гә ту­ры кил­гән. Әм­ма тех­но­ло­гик авыр­лык­лар чык­мый кал­мый. Баш­мак де­таль­лә­рен ни­чек һәм ни бе­лән ки­сәр­гә? Раз­мер­лар­ны ни­чек бил­ге­ләр­гә? Мах­сус предп­ри­я­ти­е­ләр­дә бу про­цесс­лар­ның ни­чек баш­ка­ры­лу­ы­на күз ге­нә тө­ше­реп алыр­га иде дә бит... Әм­ма көн­дәш­ләр­не про­из­водст­во­га кем якын җи­бәр­сен! Әнә шу­лай ба­ры­сы­на акыл кө­чен җи­гәр­гә ту­ры ки­лә.

-Баш­та бе­рәр да­нә­дә ге­нә те­гә баш­ла­дык. Әл­бәт­тә, алар­ны сат­ма­дык, бәл­ки үзе­без ки­дек, ту­ган­нар­га, та­ныш­лар­га бү­ләк ит­тек. Баш­мак­лар әнә шул рә­веш­ле тест-драйв үт­те. Баш­ка­лар фи­ке­рен ис­кә алып, ле­ка­ло­лар­га тө­зәт­мә керт­тек.

Әнә шу­лай итә тор­гач, яз җи­тә. Өй­дә кия тор­ган җы­лы аяк ки­е­ме се­зо­ны үтә. Шу­лай да Ани­си­мов­лар то­вар­ла­рын са­ту­га ку­яр­га ба­тыр­чы­лык итә. Са­тып алу­чы­лар­ның ре­ак­ци­я­се ни­чек бу­лыр, са­тып алыр­лар­мы-юк­мы.

- Күп­ләр­гә без­нең та­поч­ка­лар ошый, рәх­мәт әй­тә­ләр. Ала­бу­га­да эш­лән­гән­ле­ген бел­гәч, га­җәп­лә­нә­ләр-, дип шат­ла­на яшь эш­мә­кәр­ләр. Дө­рес, ул ва­кыт­та алар­ның әле бер ге­нә мо­дель, тыш­кы кы­я­фәт­лә­ре дә бү­ген­ге­лә­рен­нән күп­кә ка­лыш бу­ла. Алар җәй­не мо­дель­ләр уй­лап та­бу һәм эш­ләү­гә ба­гыш­лар­га ка­рар кы­ла. Әл­бәт­тә, чи­гә тор­ган ма­ши­на­дан баш­ка эш ба­рып чык­ма­я­чак. Алар Кы­тай­да эш­лән­гән ма­ши­на­га тук­та­ла, ниш­ли­сең, ил­дә ан­дый­лар чы­га­рыл­мый. Юля компь­ю­тер бе­лән ида­рә ите­лә тор­ган яңа тех­ни­ка­ны үз­ләш­те­рә. Аның яр­дә­мен­дә аяк ки­е­ме­нә те­лә­сә нин­ди рә­сем тө­ше­рер­гә һәм хәт­та фо­то­ны рә­сем итеп чи­гәр­гә бу­ла икән. Ха­лык­ка күп­че­лек шун­дый баш­мак­лар ошый. Бы­ел ме­нә яңа ел ал­дын­нан 2012 ел сим­во­лы - ял­ты­рап тор­ган төй­мә-күз­ле аж­да­һа тө­ше­рел­гән баш­мак­лар­ны бик те­ләп ала­лар. Баш­ка төр мо­дель­ләр дә бар. Төс­ле ма­те­ри­ал­лар­ны күб­рәк кул­ла­на баш­ла­дык. Кө­зен эре пар­тия за­каз ал­ган­нан соң, дүрт те­гү­че ка­бул ит­тек һәм ме­нә хә­зер ки­сү­че ча­кы­ру их­ты­я­җы ту­ды.

Ир-ха­тын һәм ком­пань­он­нар

Мо­дель­ер һәм ди­зай­нер хез­мәт­лә­рен Юля баш­ка­ра, шу­лай да ул кыз­лар бе­лән ки­ңәш­ләш­ми­чә кал­мый, чөн­ки алар про­фес­си­о­нал­лар, ә Па­вел үзе­нә ида­рә­че ро­лен ала.

- Сез бит әле ир бе­лән ха­тын гы­на тү­гел, ком­пань­он­нар да. Бу эш­тә яр­дәм итә­ме, әл­лә бер­гә эш­ләү кат­лау­лы­мы? - дип со­рыйм ге­рой­ла­рым­нан.

- Без­нең бар да бик га­ди. Га­дәт­тә биз­нес­та иң кат­лау­лы­сы ак­ча мәсь­ә­лә­се. Һәр­кем үзен ким­се­тел­гән ке­бек хис итә. Ә мон­да бит ба­ры­сы да бер ян­чык­ка җы­е­ла.

- Ә иҗа­ди кар­шы­лык­лар бу­ла­мы?

- Әл­бәт­тә. Әм­ма ха­кый­кать бә­хәс­тә туа.

- Цех­ның өй­дә бу­луы пси­хо­ло­гик як­тан ко­ма­чау­ла­мый­мы соң? Ни ге­нә ди­сәң дә, өй бит ин­де ул шәх­си тер­ри­то­рия.

- Әл­бәт­тә. Бәл­ки, бу бик ях­шы да тү­гел­дер. Әм­ма би­на өчен арен­да тү­лә­вен­нән эко­но­мия ясар­га бул­дык. Әгәр эш уңыш­лы бар­са, га­раж­да ос­та­ха­нә җи­һаз­лар­га бу­ла, шул мак­сат­тан без аны зур итеп тө­зе­гән идек.

Кы­тай­да ан­дый нәр­сә юк

Ос­та­ха­нә­ләр тү­гел, ни өчен еш­рак ки­бет­ләр ачу­ла­рын аң­лар­га те­ләп, ге­рой­ла­ры­ма со­рау ар­тын­нан со­рау би­рәм:

- Сез ни өчен сәү­дә­гә тү­гел, бәл­ки про­из­водст­во­га өс­тен­лек бир­де­гез, аның өчен ак­ча то­тар­га, җи­һаз­лар са­тып алыр­га ки­рәк бит?

- Ә сәү­дә алып ба­ру өчен ак­ча та­гын да күб­рәк ки­рәк. Әл­бәт­тә ин­де, зур­дан ку­бып са­та­сың кил­сә... Ә про­из­водст­во­да ке­рем күб­рәк.

- Ә ни өчен соң без­дә яңа про­из­водст­во ачу үтә кат­лау­лы?

- Кы­тай­лы­лар бе­лән көн­дәш­лек итү бик авыр. Шун­лык­тан без алар­да бул­ма­ган то­вар тө­рен сай­ла­дык. Шу­лай бул­ма­ган­да аяк­та то­рып бул­ма­я­чак. Алар бит бер са­выт дө­ге өчен эш­ли, ә без­не­ке­ләр­нең ях­шы хез­мәт ха­кы ала­сы ки­лә. Кай­бер са­тып алу­чы­лар 100 сум­лык та­поч­ка­лар да бар бит, ди. Алар исә син­те­ти­ка­дан эш­лән­гән һәм без­нең аяк­лар өчен ул фай­да­лы тү­гел. Күп­ләр әнә шу­ны аң­ла­мый.

Үзе­без­гә ге­нә ыша­на­быз

- Кы­тай то­вар­ла­ры кыс­рык­ла­вын­нан тыш, нәр­сә­дер җи­теш­те­рер­гә ке­реш­кән ке­ше юлын­да та­гын нин­ди кир­тә­ләр бар?

- Бер­нин­ди кир­тә юк. Ял­кау­лык кы­на­дыр, мө­га­ен.

- Эш­мә­кәр­ләр­нең кү­бе­се са­лым­нар, җы­ем­нар, төр­ле кир­тә­ләр чы­гып то­ру­дан зар­ла­на.

- Ан­дый нәр­сә­гә юлык­ка­ны­быз юк, ә ме­нә Пен­сия фон­ды­на кер­тем­нәр, са­лым­нар, әл­бәт­тә, зур.

- Ке­че биз­нес­ка яр­дәм, үз­мәш­гуль­лек прог­рам­ма­сы­на ку­шы­лыр­га уй­ла­ма­ды­гыз­мы?

- Юк, без ан­дый уен­нар­ны уй­на­мый­быз. Үзе­без­гә ге­нә та­я­ныр­га кү­нек­кән ке­ше­ләр бит без.

- Про­из­водст­во­ны ки­ңәй­тү ту­рын­да уй­лый­сыз­мы?

- Ба­ры­сы да ба­зар их­ты­я­җы­на бәй­ле, ки­ңә­ер­гә бер­кай­чан да соң тү­гел. Ме­нә хә­зер кү­мәр­тә­ләп са­тып алу­чы­лар эз­ли­без. Без­нең ае­на 500-1000 әй­бер җи­теш­те­рү мөм­кин­ле­ге бар. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, күп өмет баг­ла­ган эре за­каз­чы­быз ки­нәт юк­ка чык­ты. Биз­нес­та ан­дый кө­тел­мә­гән хәл­ләр еш бу­ла. Нин­ди ге­нә хәл­дә дә баш­та без­гә җи­ңел бул­ма­я­чак, без мо­ңа әзер. Иң мө­һи­ме: үзе­без тек­кән та­поч­ка­лар без­гә бик ошый. Без алар уңай­лы, җы­лы, чы­дам бул­сын дип ты­ры­ша­быз.

- Үз биз­не­сың бу­лу­ның уңай як­ла­ры нәр­сә­дә?

- Ирек­ле бу­лу­ың. Тү­рә­ләр, кем­гә дә бул­са ярар­га ты­ры­шу ди­гән нәр­сә юк. Ә ме­нә үсү мөм­кин­ле­ге бар.

- Еш кы­на ке­ше­ләр дәү­ләт­кә эш­ли­се кил­ми, дип, үз эш­лә­рен ача. Ә ан­нан соң җи­де тир­гә ма­ны­лып, як­ты көн күр­ми эш­лә­вен та­ный.

- Аның ка­ра­вы, бу - ул сай­ла­ган юл. Ул шу­ның бе­лән дә ирек­ле. Тор­мы­шың­ны үзең план­лаш­ты­ра, кай­сы юнә­леш­тән ки­тә алу­ың­ны үзең сай­лый­сың.

- Үз эшең­не баш­ла­гач, нин­ди сый­фат­лар­ны үс­те­рер­гә ки­рәк­ле­ген, ни­ләр җит­мә­вен той­ды­гыз­мы?

- Без ин­де күп­тән ирек­ле очыш­та, бу сый­фат­лар да­и­ми үс­те­ре­лә ки­лә. Ин­де хә­зер нәр­сә ки­рә­ген әл­лә кай­дан бе­леп то­ра­сың бу­гай.

- Уңыш­лар сез­гә!

Еле­на Пет­ро­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев