Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз килә ташкыннары белән

Россия гидрометеорологик үзәк мәгълүматлары буенча март ахырында көннәр җылытуга таба барачак, ә апрельнең беренче декадасында кече елгаларның боздан ачылуы көтелә.

Бүгенге көндә "Язгы ташу - 2012" планы расланган һәм эш төркеме булдырылган, диде Алабуганың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Николай Доронин.

Алабуга районында биш буа бар. Алар өчен җавап бирүче үзидарәләргә су җибәрү чараларын күрергә, бикләүче арматурага инвентаризация ясарга, эксплуатация өчен җаваплы кешеләргә инструктаж үткәрергә, күзәтүчеләр билгеләргә һәм критик биеклекне тәгаенләргә кирәк. Язгы су ташуны күзәтү өчен Анзирка, Тойма һәм Кама елгаларында өч пост булдырылган, Атиаз буасында да күзәтү пункты бар.

Уңай температура чоры башлану белән, Шишкин һәм Таулы урамындагы йортларның бер өлешен су басуы ихтимал. Шуңа күрә шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләргә Казан, Мәскәү, Тойма, Шишкин һәм Нефтьчеләр урамнарындагы йортлар янәшәсеннән үтүче табигый суүткәргечләргә игътибар бирергә кирәк. Алар кар белән капланган, диде Н.Доронин. Һәр суүткәргечне чистартып бетерерлек эшче куллар җитми, анда техника да керә алмый. Димәк, су басу куркынычы янаган йорт хуҗалары торбаларны чистартып, суның иркен агуын тәэмин итәргә тиеш. Юкса, ишегалдына, идән астына һәм өйгә су керергә мөмкин.

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре йорт, бина түбәләрен кар һәм боздан чистартуга зур игътибар бирә. Алар Казан, Мәскәү, Гассар, Тойма урамнарын, Нефтьчеләр проспектын, базар, кибет һәм спорт объектларын тикшергән.

- Узган ел белән чагыштырганда быел кар күпкә аз. Тик җәяүлеләр һәм машина юлында барлыкка килгән кар көртләре һәм боз сөңгеләре халык өчен куркыныч тудыра, - диде Н.Доронин.

Соңгы көннәрдә яуган кар коммуналчыларга да эш өстәде. Казан һәм Яр буе урамнарындагы йортларның түбәләрендә кар аеруча күп.

Кибетләргә керү ишеге өстендә, балалар бакчаларындагы җәйге веранда түбәсендәге кар һәм бозны да тиз арада чистарту зарур.

Ф.Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев