Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

Алабугада «Александр бакчасы» паркы

Алабугада «Александр бакчасы» паркы
  • Адресы:

    Алабуга, Казан урамы, 1

«Александр бакчасы» паркы шәһәрнең түбән өлешендә урнашкан ял паркы. Парк җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты һәм шәһәр халкының яраткан ял итү урыны булып тора. Парк территориясе 4,5 гектарны биләп тора, рельефның күп өлеше чокырлар белән киселгән. Биредә 147 төр флора үсә, шуңа күрә парк тарихи һәйкәл һәм табигать һәйкәле (ботаника бакчасы) буларак кыйммәтле. Шәһәр паркы 1846 елда шәһәр Думасы карары белән төзелә, аның башында Иван Васильевич Шишкин һәм Стахеевлар тора. Исеме 1852 елда Россия императоры Александр II коронациясе истәлегенә бирелә.