Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Алабуга мәдәнияте: мәдәният сарае, музейлар, театр һәм парклар

Алабуга мәдәнияте: мәдәният сарае, музейлар, театр һәм парклар

Бу бүлектә Алабугадагы мәдәният учреждениеләре турында сөйлибез: мәдәният сарае, мәдәни үсеш үзәге, музейлар, театр һәм парклар

Алабугада һәм районда мәдәни тормыш югары дәрәҗәдә. Биредә бик күп чаралар, фестивальләр һәм концертлар үткәрелә, ә иҗат коллективлары үзләренең талантлары белән сөендерә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар ала.

Алабугада мәдәни вакыйгалар

«Алабугада җәйге кичләр» фестивале – Татарстан өчен уникаль вакыйга. Башка музыкаль чаралар арасында ул үзенең open-air форматында үткәрелүе белән аерылып тора. Концерт программаларына ирекле һәм бушлай керүне күздә тотып, тамашачыларга саф һавада һәм табигать белән гармониядә музыка белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирә. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский. Чара кысаларында шулай ук төрле илләрдән талантлы музыкантлар, оркестрлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясый. Шишкин буаларында узучы «Алабугада җәйге кичләр» фестивале тамашачыларда якты һәм онытылмас тәэсир калдыра, табигатьнең гаҗәеп акустикасы һәм югары класслы яңгырашы күңелдә дулкынландыргыч хисләр уята. Борис Березовский 7 ел дәвамында бик күп танылган музыкантларны һәм кунакларны Алабугага чакыра. 2024 елда 326 музыкант һәм 61000 тамашачы фестивальдә катнашкан.

Шулай ук Алабугада ел саен Иван-чәй фестивале уза. Файдалы эчемлекне яратучылар Яковлево авыл җирлегенең Яңа Анзирка авылына җыелалар. Бәйрәм халык йолаларын һәм традицияләрен яңарта.

Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе бөтен Россиядән осталарны җыя. Алар анда кулдан эшләнгән уникаль товарлар саталар. Ярминкәнең Алабуга җирендә XIX гасырда ук үткәрелүе билгеле. XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе кысаларында «Вдохновение» автор җырлары фестивале дә уза. Анда автор җырларын яратучылар җыела. Шулай ук ярминкә вакытында Чаң кагу фестивале дә уздырыла. Фестивальгә чаң кагу осталары, храм хезмәткәрләре, музыкант-мультиинструменталистлар, рухи-патриотик җырлар башкаручылар һәм фольклор коллективлары килә.

Алабуганың иҗат коллективлары

«Красная гвоздика» ветераннар хоры 1969 елда оеша һәм шуннан бирле Алабуга халкын үзенең сәнгате белән сөендерә. Хор белән Инна Сәләхова җитәкчелек итә, ә аңа Сергей Гулевич кушыла. Әлеге иҗат берләшмәсе составына сугыш һәм хезмәт ветераннары, шулай ук иҗат тормышында актив катнашып, кешеләргә һәм халык хор сәнгатенә тугрылык һәм фидакарьлек белән хезмәт итүче төрле һөнәр ияләре керә.

«Алабуга» ансамбле җиде ел элек Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте җитәкчелегендә оештырылган. Аның составына әлеге уку йортының талантлы студентлары һәм яшь укытучылары керә. Коллектив репертуарында, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Мироваев әсәрләрен дә кертеп, 20 гә якын халык җыры бар.

«Земляничный дождь» балалар хореография ансамбле Алабуга халкын инде 30 елдан артык сөендерә. Әлеге иҗат коллективына югары квалификацияле педагог Елена Николаевна Сәгъдиева нигез сала һәм аның җитәкчесе дә булып тора. «Земляничный дождь» хореография ансамбле – гран-при ияләре һәм халыкара, бөтенроссия, республика һәм төбәк конкурс-фестивальләре лауреатлары. Ансамбль җитәкчесенең дә күп бүләкләре бар – халыкара көмеш медаль, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, төрле дипломнары һәм грамоталары.

«Орхидея» эстрада биюе студиясенә 1994 елда нигез салына. Аны оештыручылар һәм даими җитәкчеләре – Лилия һәм Әлфия Гариповлар. 2012 елда коллектив «Халык» исеменә лаек булды. «Орхидея» даими рәвештә башкару техникасын яхшырту өстендә эшли, ә аның куелышы катлаулы композицион структуралар һәм креатив чишелешләр белән аерылып тора. Коллектив тамашачыларны искиткеч костюмнары, шоу элементлары белән сөендерә. Студия төрле масштабтагы конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнаша. Аның исәбендә Татарстанның төрле төбәкләрендә генә түгел, ә Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Әстерхан кебек шәһәрләрендә чыгышларны да атарга була.