Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

Алабуга мәдәният объектлары һәм музейлары: адреслар, элемтәләр, эш режимы

Алабугада кайда ял итәргә, нинди концертларга, музейларга һәм Алабугадагы мәдәни чараларга барырга мөмкин булуы турында сөйлибез.

Алабугада мәдәни тормыш кайнап тора, шәһәрдә даими рәвештә төрле чаралар, фестивальләр һәм концертлар уза, ә җирле иҗат коллективлары үз сәләтләре белән һәркемне таң калдыра һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар ала.

Алабугада мәдәният объектлары

Алабугадагы шәһәр Мәдәният сарае 1973 елда ачыла һәм шул вакыттан бирле җирле халык өчен мөһим мәдәни үзәккә әверелә. Бу урын шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә киңәшмәләр, семинарлар, шулай ук төрле конкурслар, фестивальләр һәм танылган артистларның концертларын оештыру өчен актив кулланыла. Моннан тыш, барлык тармак хезмәткәрләре биредә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен һәм юбилей вакыйгаларын билгеләп үтә.

2022 елның 1 сентябрендә Алабугада «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу – 1,4 мең квадрат метрдан артык мәйданы булган заманча күпфункцияле бинада тамаша залы, кафе, аппарат бүлмәсе, артистлар өчен грим бүлмәләре, шулай ук реквизитлар һәм костюмнар саклау бүлмәләре бар. Моннан тыш, үзәктә лекция аудиторияләре, түгәрәкләр өчен бүлмәләр, бию залы һәм универсаль класслар каралган. Бина заманча технологияләр, экраннар һәм иҗади эш өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.

«Кама» уку театрында ел саен рус һәм татар телләрендә 6-8 драма спектакле куела, шулай ук музыкаль һәм эстрада тамашалары үткәрелә. «Кама» сәхнәсендә хореография, эстрада музыка сәнгате һәм инструменталь башкару белгечлекләре буенча белем алучы студентлар һәм укытучылар үзләренең иҗади программаларын күрсәтә. Моннан тыш, биредә Татарстан Республикасының һәм бөтен Россиянең иҗат коллективлары, театрлары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре чыгыш ясый.