Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

Алабугада «Георгий» паркы

Алабугада «Георгий» паркы
  • Адресы:

    Алабуга, Әйләнеч шоссе

«Георгий» паркы 4 нче микрорайон халкы һәм кунаклары өчен яраткан ял итү урыны булып тора. Ул 2014 елның 11 июлендә ачыла. Паркта балалар мәйданчыгы, эскәмияләр, җәяүлеләр өчен юллар, спорт зоналары, чыршы күркәләре формасында беседкалар бар. Шулай ук этләр йөртү өчен мәйданчык та оештырылган. Паркка килүчеләр күп кенә үсемлекләргә һәм чәчәкләргә соклана, саф һава сулый ала. Якында гына урман урнашкан.