Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

Алабугада Танайка шарлавыклары

Алабугада Танайка шарлавыклары
  • Тасвирлама:

    Уникаль Танайка шарлавыклары кайда урнашкан — шуның турында сөйлибез.

  • Адресы:

    Алабуга районы Танайка авылыннан 5 километр ераклыкта.

Танайка шарлавыгы Танайка авылыннан көнбатышка таба чокырның урта өлешендә урнашкан. Бу өч шарлавык алты-җиде метр биеклектәге җир асты чишмәләренең кечкенә, текә-вертикаль су агымыннан гыйбарәт. Шарлавыкларны күрер өчен, Колосовка юлы буенча М-7 ягына барып, чистарту корылмаларыннан соң сул якка, кырларга борылыгыз (анда авыл яны юлы бар), аның буенча биек калкулыкка кадәр барыгыз, анда юл ике юнәлешкә бүленә, уң якка борылыгыз. Аннары бу юлдан куаклыклар ягына таба барырга кирәк, юлда эскәмияләр белән өстәл күрерсез. Инде килеп җиттегез дияргә була. Шарлавыкларга барып җитәр өчен, тау битләре шактый текә булган чокырга төшәргә кирәк, һәм сез килеп җиттегез дигән сүз. Әгәр дә шарлавык шунда ук күренмәсә дә, агым буйлап өскә барыгыз һәм су тавышы буенча сез аны табарсыз.