Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

Алабуга: тарихы, территориясе, рельефы, халкы, сәнәгате

Алабуга — республиканың иң үсеп килүче социаль-икътисади районнарының берсе. Алабуга һәм Алабуга районының нинди территорияне биләве, Алабуга һәм Алабуга районында яшәүче халык саны һәм милләтләр, Алабуга һәм Алабуга районында сәнәгатьнең нинди тармаклары үсүе турында сөйлибез.

Алабуга — республика буйсынуындагы шәһәр һәм Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан көнчыгышка таба 215 километр ераклыкта урнашкан Алабуга районының административ үзәге. Шәһәр төбәкнең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Тойма һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан.

Алабуга территориясе

Алабуга территориясе: 1401,41 км², шул исәптән шәһәр 41,1 км²

Халык саны: шәһәрдә — 74 031 кеше, районда — 11 748 кеше.

Муниципаль берәмлекләр саны: 16

Торак пунктлар саны: 50

Рельефы 

Алабуга районы территориясе Вятка-Кама калкулыгының көньяк өлешендә урнашкан. Рельефы субүләрләренең уртача биеклеге 160-170 метрлы, көнбатыш юнәлешенә таба авыш булган баскычлы, дулкынлы тигезлектән гыйбарәт. Бу төбәк елга үзәннәре һәм чокырлар белән бүлгәләнгән. Район территориясен күп санлы елгалар кисеп үтә, алар арасында аеруча Кама һәм аның кушылдыклары: Вятка, Тойма, Танай елгалары аерылып тора. Районның туфрак капламын күбесенчә көлсу һәм соры урман туфраклары формалаштыра. 

Алабуга халкы

Бүгенге көндә Алабуга районы территориясендә 85 779 кеше яши, шуларның:

Сәнәгать

Алабуга муниципаль районы сәнәгате түбәндәге төп тармаклардан тора:

– Автомобиль төзелеше («АлАЗ» ҖБ АҖ, «Форд Соллерс Алабуга» ҖЧҖ, «ТИС» ҖЧҖ, «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, «Барс Технолоджи» ҖЧҖ);
– азык эшкәртү тармагы («Алабуга Сөте» АҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Алабуга ит-консерва комбинаты» АҖ, «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Белая Дача Алабуга» ҖЧҖ, «Сария Био Индастрис Волга» ҖЧҖ);
– төзелеш материаллары җитештерү индустриясе («Роквул-Волга» ҖЧҖ, «П-Д Татнефть Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ, «Тракья Гласс Рус» АҖ, «Аутомотив Гласс Альянс Рус» АҖ, «Алабуга керамикасы» ААҖ);
– агач эшкәртү тармагы («Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «ДСК КМК2» ҖЧҖ);
– кәгазь эшләнмәләр җитештерү («Хәят Кимья» ҖЧҖ, «Драйлок Текнолоджиз» ҖЧҖ);
– нефть табу («Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Прикамнефть» идарәсе).

Алабуга районы территориясендә Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы иң эре «Алабуга» махсус икътисади зонасы урнашкан. Аңа 2005 елда нигез салынды. Резидентлар арасында Ford Sollers, Kastamonu, Hayat, Rockwool, Armstrong, 3М, Air Liquide һәм башкалар бар.