Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

Алабугадан зур шәһәрләргә кадәр ара

Алабугадан Казанга, Түбән Камага, Әлмәткә, Яр Чаллыга кадәр ара һәм ничә сәгать барырга. Бу бүлектә сез теге яки бу шәһәргә китү өчен вокзал адресы,

Алабуга районы республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Ул Менделеевск, Мамадыш, Түбән Кама, Тукай районнары, Чаллы шәһәр округы һәм Удмурт Республикасы (Грахово һәм Кизнер районнары) белән чиктәш.

Алабуга районы Кама аша авто һәм тимер юл кичүләре янында Чаллы агломерациясе зонасында урнашкан. Махсус икътисади зона һәм үсеш алган сәнәгать секторы төбәктә юл челтәрен үстерүгә ярдәм итә. Район территориясе буенча М-7 (Идел) федераль әһәмияттәге «Мәскәү — Казан — Уфа» һәм М-7 «Алабуга — Ижевск — Пермь» автомобиль юллары, «Яр Чаллы — Менделеевск» төбәк трассалары һәм М-7, Алабуга һәм махсус икътисади зона арасында керү юллары уза. Район үзәге Казаннан 215 км, Яр Чаллыдан 26 км ераклыкта урнашкан.

Районның көньяк-көнчыгышында — «Әгерҗе — Яр Чаллы — Акбаш» тимер юл линиясе, төньяк-көнбатышта «Алабуга» МИЗ тармагы уза. Административ үзәктән ерак түгел Тракторная (ст.), Каенкай (ст.) тимер юл станцияләре урнашкан. Кама һәм Нократ елгалары буенча суднолар йөреше үсеш алган; якындагы пристаньнар Алабугада һәм Танай авылы янында урнашкан.