Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

Алабуганың Боз сарае

Алабуганың Боз сарае
  • Тасвирлама:

    Боз сараенда төрле ярышларны карарга, тимераякта шуарга, хореография белән һәм тренажерлар залында шөгыльләнергә була.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш 08:00 – 21:00

  • Телефон:
    • 8 (85557) 3-21-00
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Алабуга, Таҗи Гыйззәт урамы, 27 нче йорт

Боз сараенда төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелә, мәсәлән: Татарстан чемпионатлары һәм Беренчелекләре, шәһәр чемпионатлары, Бөтенроссия ярышлары, ТР шәһәрләре командалары арасында матч очрашулары, Төнге хоккей лигасы турнирлары һәм ярышлары, шулай ук шәһәр башлыгы боерыгы буенча шәһәр мәктәпләре өчен Сәламәтлек көннәре үткәрелә. Ял көннәрендә шәһәр халкы өчен массакүләм шуу уза. Боз сараенда шулай ук хореография залы, тренажер залы, 5 киенү бүлмәсе, конькиларны прокатлау һәм үткенләү өчен биналар һәм административ биналар бар.