Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы

«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы

«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы
  • Тасвирлама:

    «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында йөзү, теннис, авыр атлетика, футбол белән шөгыльләнергә, тренажерлар залына барырга була.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш 07:30 – 21:00

  • Телефон:
    • 8 (85557) 3-42-35
  • Адресы:

    Алабуга, Тынычлык проспекты, 4 нче йорт

1981 елда Алабугада беренче спорт корылмаларының берсе булган «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. Хәзерге вакытта комплекс үз эченә киңлеге 14 метр булган алты юллы 25 метрлы бассейнны, шулай ук теннис, авыр атлетика һәм футбол белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән 42х18 метрлы иркен уен залын ала.