Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Илмәттә Нәүрүз бәйрәме

Төрки-мөселман халкында борынгы заманнардан бирле күркәм гореф-гадәт - Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үткәннәр. Нәүрүз - хезмәт халкы - игенчеләр бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар дигәннәр. Бу бәйрәм дә шудыйлардан санала.

Инде күп еллар Илмәт мәдәният йортында яз фасылының көн белән төн тигезләшкән мәлен (Нәүрүзне) төрле мәдәни чаралар оештырып билгеләп үтәләр. Быел - март аеның егерме өченче көнендә - оештырылган чараларга да җентекләп әзерләнгәннәр мәдәният хезмәткәрләре. Авылның мәдәният йорты директоры Фәүзия Төхбәтуллина бәйрәмнең сценариен язган һәм ул сабый балалардан башлап урта буын вә өлкәннәргә кадәр сәламләвен: "Хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме. Барчагызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз, зур уңышлар, нык сәламәтлек, тыныч-имин көннәр телибез", - дигән сүзләр аша ирештерде. Аннан соң җыелган гавам алдына Кыш бабай булып киенгән китапханә мөдире Миңсылу Җамалетдинова чыгып, көннәрнең һаман җылытуыннан, үзенә "көн бетүеннән" зарланды, балалардан китәргә рөхсәт сорады. Сабыйлар да, олылар да беравыздан: "Кит инде син, Кыш бабай, кит, вакытың җиткән", - дип киңәш бирде. Кыш урынын язны гәүдәләндерүче Нәүрүзбикә - бишенче сыйныф укучысы Фәнисә Хәлиуллина алды һәм:

  • Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Нәүрүз әйтеп үттем мин,

Нәүрүз мөбарәк булсын! -

дигән сәламләвен әйтте. Бәйрәмгә җыелучылар: - Хуш киләсең, Нәүрүз, хуш киләсең! - дип каршылады. Нәүрүз теләкләрен дәвам итеп:

  • Килдем сезгә игелекләр теләп,

Күгегезгә якты нур булсын.

Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп,

Юлдашыгыз якты җыр булсын...

  • дип сөйли.

Ел фасыллары алышынуын чагылдырган күренешләрдән соң бәйрәм чарасында катнашучылар өчен төрле уеннар оештырылды. Йомырка салган кашыкны авызга кабып йөгерүләрдә һәм аякка капчык киеп узышуларда, күзгә яулык бәйләп качучыны тотыш уйнауларда сабыйлар да, үсмерләр вә өлкәннәр дә аерым категорияләрдә көч сынашты. Җиңүчеләр бүләк алды. Бәйрәмнең башыннан алып ахырынача самавырлар кайнап, табаларда кайнар коймаклар пешеп торды (биредә Мәсрүрә Ибраһимова, Илзира Галләмова, Эльмира Хәбибуллиналарның тырышлыкларын аерым әйтеп китәргә кирәк) һәм саны 25тән артмаган халык төркеме рәхәтләнеп тәгам җыйды, күңел ачты. Тамашага җыелучылар өйләренә күтәренке кәеф белән таралышты. "Нәүрүз мөбарәкбад!" - диделәр алар.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев