26 март 2013 яңалыклары
-
Безгә – 95!
"Алабуга нуры" газетасы укучылар арасында "Алабуга нуры" логотибы төшерелгән иң яхшы декоратив-кулланма сәнгать әсәренә бәйге үткәрә.
-
2012 елда Алабугада туберкулез белән авыруның 29 очрагы ачыкланган
Узган елда Алабуга районы буенча туберкулез белән авыручылар саны 100 мең кешегә 35,5% тәшкил иткән.
-
Республикада “Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!” акциясе башланып китте
Наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясенең беренче этабы Татарстанда 18-28 март көннәрендә узачак.
-
Хаҗга юлламаларның бәясе төшә
"ДУМ РТ ХАҖ" компаниясе хаҗга юлламаларның бәяләре төшү турында хәбәр итә. Ул узган сезондагы кебек 138 мең сум түгел, ә 128 мең сум булачак дип көтелә.
-
“Хаҗ” Инвестиция-туплау фонды булдырылды
Бу фонд хаҗиларга фондка аз-азлап акча кертеп, сәфәргә кирәкле сумманы җыярга ярдәм итәчәк.
-
Илмәттә Нәүрүз бәйрәме
Төрки-мөселман халкында борынгы заманнардан бирле күркәм гореф-гадәт - Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үткәннәр. Нәүрүз - хезмәт халкы - игенчеләр бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар дигәннәр. Бу бәйрәм дә шудыйлардан санала.
-
Хастаханәдә тынгы юк
Алабуга медиклары чаң кага - хастаханәгә исерек хәлдә эләгүче гражданнар саны арта.
-
Кемгә тугры дус кирәк?
Бүгенге көндә "Тугрылык" ("Верность") дип аталган йортсыз хайваннарны яклау фонды әгъзалары карамагында 21 көчек бар. Эт балаларын тәрбияләүнең бу үзенә күрә бер кечкенә генә рекорды дияргә була. Анжелика Ивашечкина һәм Венера Романова вазифаларны үзара бүлешкән.
-
Алабуга районы Морт мәктәбендә Корней Чуковскийга багышланганган кичә үтте
Ул Корней Иванович Чуковскийның тууына 131 ел тулуга багышланды һәм 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.