6 май 2012 яңалыклары
-
9 Май – Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, хөрмәтле алабугалылар! Чын күңелемнән Сезне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән котлыйм!
-
МИЗ яңалыклары
"Алабуга" махсус икътисадый зонасының икенче чират төзелеш территориясендә ирекле таможня зонасы процедурасы эшли башлады.
-
Агач утырттык
Илмәт авыл җирлегендә яшәүче халык үзенең активлыгы белән аерылып тора. Анда атна саен нинди дә булса чара үткәрелми калмый. Менә узган атнада да илмәтлеләр 315 төп агач утырткан.
-
Шахмат буенча чемпионат
Яшүсмерләрнең "Ак ладья" шахмат-шашка клубы базасында хатын-кызлар арасында тиз шахмат буенча шәһәр чемпионаты узды.
-
Язын чәчсәң – сазга
Район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе тизләнеш стадиясенә кереп барганда гына яңгырлар башланып, эшләр барышын берникадәр вакытка кичектерде.
-
Тәҗрибә уртаклашу
Шәһәр мәдәният сараеның кече залында башлангыч ветеран оешмаларының эш тәҗрибәсен уртаклашу буенча семинар-киңәшмә узды.
-
Алтын кубок медицина хезмәткәрләрендә
"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары призына эстафета быел 43 нче мәртәбә узды.
-
Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары!
Алабуга муниципаль район Советы, Алабуга шәһәре һәм района башкарма комитетлары Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын күңелдән котлый һәм бәйрәм чараларына чакыра
-
Ул яудан кайтмады
Бүген ике оныгыбыз - Миша һәм Артем белән 9 Майга әзерләнәбез: икенче Гвардия һава-десант дивизиясенең 5 нче полк командиры, дәү бабабыз Хан Хәсән улы Галимов катнашкан соңгы яу макетын әзерлибез.
-
Бабай кебек батыр булырмын
Ярата, бик ярата Азат бабасын. Карт инде ул, авылда әбисе белән бергә әкрен генә яшәп яталар. Әбисе дә әйбәт Азатның, ләкин бабасын барыбер ныграк ярата. Нигә икәнен үзе дә белми ул. Бабасының аты бар, шундый акыллы, үзе ап-ак. Бабасын атсыз, үзен бабасыннан башка күз алдына китерә алмый Азат. Шуңа күрә...
-
Эх,сугыш,сугыш...
1943 елның салкын октябрь ае. Ара-тирә кар катыш яңгыр явып уза. Авыр күгелҗем-карасу болытлар ашыга-ашыга көнчыгышка таба агылалар. Менә берничә көн инде алгы сызыкта тыныч. Артиллерия тынып калган, зениткалар өстенә яшькелт-кара җәймәләр капланган.
-
Авокадо (салат рецептлары)
Авокадо туклыклы булуы белән аерылып тора. Аңарда зыянлы майлар юк. Шуңа да ул диетик ризыклар рәтенә керә.