Шахмат буенча чемпионат
Яшүсмерләрнең "Ак ладья" шахмат-шашка клубы базасында хатын-кызлар арасында тиз шахмат буенча шәһәр чемпионаты узды.
Финалда җиде шахматчы катнашты. Ярышлар әйләнеч система буенча утызар минут барды.
6 нчы мәктәпнең шахмат белеме укытучысы Наталья Кузнецова чемпион исемен яулады. Икенче урында 10 нчы мәктәпнең 11 нче класс укучысы Гөлнара Искәндәрова, өченчедә - 6 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Әдилә Хәбетдинова.
Җиңүчегә һәм призерларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән грамота һәм призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев