8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Кар белән көрәшкә
Шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү һәм торак фонды идарәсе кышка 300 тонна ком һәм 30 тонна тоз әзерләп куйган.
-
Кышка әзерлән
Алабугалыларның үтенече буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре ноябрьдә дә дәвам итәчәк.
-
Кабул итү
10 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин гражданнарны кабул итәчәк.
-
Россия һәм Татарстан муллыгы өчен
Дүшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм "Алабуга"ның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашында "IGS Agro" - шампиньон, компост материаллары һәм "Август - Алабуга" - үсемлекләрне саклау чаралары эшләп чыгару буенча заводлар төзелүгә старт бирелде.
-
Кадрлар үзгәреше
Мәдәният өлкәсендә 18 ел эшләүче мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова хәзер Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбенең директоры.