Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Россия һәм Татарстан муллыгы өчен

Дүшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм "Алабуга"ның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашында "IGS Agro" - шампиньон, компост материаллары һәм "Август - Алабуга" - үсемлекләрне саклау чаралары эшләп чыгару буенча заводлар төзелүгә старт бирелде.

Татарстан Россиянең гөмбәчелек өлкәсе лидерларының берсе булачак. "IGS Agro " компаниясе Татарстан республикасында елына 10800 мең тонна шампиньон һәм 40 мең тонна компост материалы җитештерәчәк гөмбәчелек комплексын төзүне башлый. Предприятиене эшләтеп җибәрү һәм заводның елына егәрлеге 3600 тонна шампиньон һәм 20000 компост материалы булган беренче чиратын ачу 2017 елның сентябрь аена планлаштырыла. Комплексның беренче чираты эшли башлау белән, шампиньон җитештерүче федераль базарда компаниянең өлеше 20 процентка җитәчәк. Моннан тыш, биредә Россия базарында 80 проценттан күбрәк өлеше булган компост материалы җитештерүче иң эре предприятие булачак.
- Яңа проектка старт бирдек, болар барысы да республика ресурсларына нигезләнеп формалаша. Безнең туклану культурасы үзгәрә, кешеләргә хәзер күбрәк традицион булмаган продуктлар кирәк. Бу хәзер бик мөһим культура, балансланган туклануга карый. Республика масштабында һәм аның чикләрендәге базарда аны җитештерү лаеклы урынын алачак, дип уйлыйбыз. 2017 елның сентябрендә заводны ачу тантанасында очрашырбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Заводның 296 көн 23 сәгать 59 минуттан эшли башлаячагы ачыкланды.
"IGS Agro"ның генераль директоры Азат Шәйдуллин сүзләренчә, комплексны төзүгәгә киткән инвестициянең гомуми күләме 1,5 миллиардтан артып китә. Беренче чиратны эшләтеп җибәрү белән предприятиенең еллык әйләнеше 500 миллион сумнан артып китәчәк, проектның үз бәясен кайтару вакыты - 5 ел.
- Бүгенге көндә Россиядә якынча 14,5 мең тонна гөмбә җитештерелә, бу кулланыла торган продуктның гомуми күләменең 15 процентын тәшкил итә. Россиядә компостлы материалны сәнәгать масштабларында җитештерүче предприятияләрнең булмавы - бу өлкәнең актуаль проблемасы. Әлеге эшне башлап җибәрү белән без россия җитештерүчеләрен сыйфатлы компост белән тулысынча тәэмин итә алачакбыз. Безнең гөмбәләр голландия технологиясе буенча үстереләчәк, продуктлар Россиядән читкә чыгарылмаячак. Заводта 160 эш урыны булдырылачак, ә хезмәткәрләрне Алабуга, Тукай, Мамадыш районнарыннан җыячакбыз, белгечләрне өлешчә Голландиядә укытырга планлаштырабыз, үзебездә укыту да каралган, - диде Азат Шәйдуллин.
Яңа җитештерү комплексы - Россиядә аналогы булмаган уникаль мәйдан. "IGS Agro" Россиядә җитештерү масштабында 3 фазалы коммерциячел компост материалы җитештерүче беренче компания булачак.
"Август - Алабуга" - үсемлекләрне саклау чаралары эшләп чыгару буенча завод төзелешенә беренче таш салуда Рөстәм Миннеханов:
- "Август - Алабуга" компаниясе илебездә әйдәп баручы компанияләрнең берсе. Агросәнәгать комплексы үсемлекләрне саклау чараларыннан башка югары нәтиҗәләргә ирешергә сәләтсез. Без аларны еш кына чит илдән ала идек. Без илдә авыл хуҗалыгы продукциясен иң күп җитештерүче булып торабыз, шуңа күрә бу чараларны үзебездә булдыру кирәк, - диде.
- Проектны тормышка ашыру яңа үрләр яуларга булышачак. Без Россия һәм Белоруссиядә лидерлар, безгә яңа куәтләр кирәк. Импорттан кергән продуктларны үзебезнекеләргә алыштыру рекордлы уңыш китерәчәк. Тагын 23 айдан, якынча 1 миллион минуттан биредә барлыкка киләчәк завод Россия һәм Татарстан муллыгы өчен эшләр дип уйлыйм, - ди "Фирма "Август" ЯАҖнең генераль директоры Александр Усков.
Вице-премьер - ТР авыл хужалыгы һәм продукциясе министры Марат Әхмәтов:
- Ике проект та бик әһәмиятле. Бүгенге көндә югары максатлар куеп эшләгәндә, үсемлекләрне югары тәрбияләү нәтиҗәләреннән башка зур табышка ирешеп булмый. Дөрес, безнең саклау чаралары буенча үсемлекләрнең ул хезмәтне күрсәтүче компанияләр арасында базар киеренкелеге бик көчле. "Август компаниясенең бездә гамәлгә куелган проекты аларга безнең республикага керергә тагын да колачлырак мөмкинлек бирә. Әле алар ул базарны 25 процент кына тота, киләчәктә 50 процентын биләр, дип уйлыйм. Компаниянең махсус көчле лабораторияләре бар, - дип белдерде.
Өч миллиардтан артык инвестиция чаралары җәлеп ителгән бу проект 2018 ел азагында эшли башлаячак. Биредә 300 эш урыны булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев