13 декабрь 2013 яңалыклары
-
Алабугада көчле җил булачак, дип кисәтә синоптиклар
14 декабрьдә төнлә Татарстанда 15-26 м/с кадәр исү тизлеге белән көчле җил булуы көтелә.
-
Алабугада “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен намуслы түләүче” бәйгесе үтәчәк
16 декабрь 17 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында "Торак-коммуналь хезмәтләр өчен намуслы түләүче" лотереясы уйнатыла.
-
Алабуганың интернат-йортында яшәүчеләр Дәүсовет депутатыннан бүләк алды
Алабуганың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр янында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударин булып китте.
-
Алабугада “Царицыно” булырмы, юкмы?
Топонимик комиссиянең яңа микрорайоннарның берсенә "Царицыно" дип исем кушып, аның урамына - Дворцовая, ә тыкрыкларына Рәсәй патшалары исемен бирү турындагы тәкъдиме халык арасында зур шау-шу куптарды.
-
Алабугада чит ил паспортын алуга чиратлар тезелә
Гадәттә шәһәр миграция хезмәте идарәсендә чиратта унлап кына кеше торса, инде менә ничәнче көн тәрәзә янына 40-50 кешедән торган чират җыела. Сәбәбе: шәһәрдә яңа елдан чит ил паспортларына дәүләт пошлинасы арту турындагы имеш-мимеш.
-
Анна Фирсова: “Геолог буласым килгән иде”
Безнең шәһәр һәм районда яшәүче хатын-кызлар арасында Анна Фирсованы белмәгән кеше бар микән? "Бу безнең иң әйбәт, игелекле, тәҗрибәле докторыбыз", - диярләр аларның күпчелеге.
-
Дәшми кала алмыйм
Мин, узган гасырның 80 нче еллар ахырындагы милли күтәрелешнең эчендә кайнаучыларның берсе буларак (болай диюемне тыйнаксызлык билгесе дип кабул итмәсәгез иде), җәмгыяви фикер, милли үзаңның ул чагындагы торышы белән бүгенгесен чагыштырып карыйм да, аерманың җир белән күк арасы икәнлеген күреп, хәйран калам.