Дәшми кала алмыйм
Мин, узган гасырның 80 нче еллар ахырындагы милли күтәрелешнең эчендә кайнаучыларның берсе буларак (болай диюемне тыйнаксызлык билгесе дип кабул итмәсәгез иде), җәмгыяви фикер, милли үзаңның ул чагындагы торышы белән бүгенгесен чагыштырып карыйм да, аерманың җир белән күк арасы икәнлеген күреп, хәйран калам.
Бер дә арттыру түгел: ул елларда милли лидерларның бер чакыруы белән халкыбызның меңләгән, дистә меңләгән ул вә кызлары башкалабызның үзәк мәйданын тутыра һәм, әйтик, парламентыбыз республика суверенитетына бәйле карарларны кабул иткәндә хәлиткеч рольне уйный иде. Хәзер хәлләр тамырдан үзгәрде, әлбәттә. Үзәкнең басымы астында Татарстан Конституциясе дә нык чикләнде, Дәүләт Советы да кануннарны һәм карарларны бүгенге вәзгыятьтән чыгып кабул итәргә мәҗбүр. Нишләрсең бит, дигәндәй, монысы аңлашыла да кебек. Шулай да Татарстанда яшәүче һәм татар халкының бер вәкиле буларак, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың быел Татарстан Дәүләт Советында, регионнарны эреләндерәчәкбез, дип чыгыш ясавына карата үз фикеремне белдерергә хакым бардыр, дип саныйм. Мин моның белән мотлак килешмим. Чөнки, беренчедән, милли республикаларның инде кәгазьдә генә калып бара торган статусы юкка чыкса, икенчедән, күпмедер вакытлар узгач, урыс булмаган халыклар үзләре дә "титуллы" милләт эчендә эреп юкка чыгачак. "Син әйтмәсәң дә, боларны күптән беләбез. Хакыбызны хаклап, үзең соң нәрсә эшләдең? Сүз түгел бит, гамәл кирәк", - дияр кайберәүләр. "Нәкъ өстенә бастыгыз", - дияр идем андыйларга. Һәм югары мөнбәрдән югары җитәкче белдергән ошбу идеяне ансат кына йотучы (дөресрәге, беркайчан да йотмаучы) түгеллегемне раслап, БТИҮ, Татарстан Президенты институтын һәм республика исемен яклар өчен, Казанның Ирек мәйданына митингка чакыргач, бериш гавамны кайбер фикердәшләрем белән Алабуга төбәгеннән туплап алып баруыбызны мисалга китерер идем. Язмамның башында җәмгыяви фикер, милли үзаң дип сүз кузгатуым юкка түгел: алар һәр икесе бүген чын мәгънәсендә деградация кичерә. Мин моны Алабуга Аксакаллар шурасы утырышында митингка баруны хуплап карар кабул ителгәннән соң, Казанга бару өчен транспорт юллап һәм кешеләр эзләп ары-бире чапканда аермачык тойдым. Хәзер, моннан 10-15 еллар элекке замандагы кебек, оешма-предприятие җитәкчеләренә автобус сорап керсәң дә, бирәм, дип тормыйлар. Димәк, акча табып, яллап алып бару юлы гына кала. Тырыша торгач, болары да хәл ителде кебек. Әмма халык автобуска төялеп бетеп (тукта әле, нигә соң автобусларның икенчесе бөтенләй күренми?!), тиешле урыннан кузгалып китәбез дигәндә, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре килеп төшеп, шоферның документларын соратып алдырды һәм, вакытында тиешле процедураны үтмәгән, дигән сылтау белән автобусның номерын салдыртып алды. Арабыздагы олпат затлардан берәү документлардагы кимчелекнең нидән гыйбарәт икәнлеге белән кызыксынгач, офицер, полисның срогы чыккан, дип аңлатты, тик аны безгә күрсәтүдән катгый баш тартты. Аңгыра түгелбез: бу - уйлап табылган сылтау гына, чынлыкта документлар бар да тәртиптә иде (махсус пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче шәхси технопарк транспортының вакытында тиешле процедураны үтмәве берничек тә ышандырмый). Димәк, кемнәргәдер безнең башкалага баруны тыю кирәк булган. Кая килеп җиттек без, җәмәгать? Инде хәзер республика Президентын һәм милли республикалар статусын яклап, БТИҮ тарафыннан рәсми хакимиятләрдән рөхсәт алып оештырылган җыенга бару да гаеп (җинаять) санала микәнни? Әле хәзер шулай. Ә бер-ике елдан, федераль үзәк "эреләндерү" сәясәтен чынга ашырса, җәмгыять һәм гомумән адәм баласы нинди хәлгә калыр? Ул чагында яшәүләре тагын да катлаулыракка әверелмәсме?
Ә инде митингка бару мәсьәләсенә килгәндә, бардык без Казанга, кирәге чыга калса, дип, запас вариант әзерләп куйган идек, шул ярдәм итте. Тик безне - 200 чакрым араны "эх" тә димичә килүчеләрне - Казандагы җылы фатирларыннан, тулай торакларыннан чыгып, салкын җилле мәйданга килүчеләрнең гаять аз булуы гаҗәпләндерде (бу көнне, чыннан да, салкын иде). Әмма бу очракта һава торышының көйсезлеге сәбәп була алмый. Эш нәрсәдә соң, милләттәшләр? Тере килеш җаннарыбыз үлеп барамыни инде? Моны башкача аңлатып та булмый торгандыр. Әгәр шулай дәвам итсә, бөегебез Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз", дип фаразлавы күпкә алданрак та чынга ашарга мөмкин бит. "Сәбәп куркуда түгел микән?" - дип тә уйлап куям кайчагында. Югыйсә, куркырга урын да юк кебек: бөтенесе закон кысаларында эшләнә, Татарстан һәм Рәсәй Конституцияләренә нигезләнеп, әлегә үзебезнең хокукларыбызны якларга вә сакларга чыгудан беркемнең дә мәхрүм итәргә хакы юк. Бик күпләрнең дөнья вафасына бирелеп (тормыш алып барулары гаять катлаулы, әлбәттә), илдә-көндә барган вакыйга-үзгәрешләргө тамчы да игътибар итмәве шулай ук яхшы фал түгел. Ни генә булмасын, үзгәрешләр миңа кагылмас, гаиләм белән иминлектә-туклыкта яшәвемне дәвам итәрмен, дип уйлаучылар ялгыша булыр - үзгәрешләр беркемне дә читләтеп үтмәячәк!
Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы буларак, җае туры килгәндә, мин халык арасында аңлату эшләре алып барырга да тырышам. Милләттәшләрем белән генә түгел, урыстеллеләр белән дә әңгәмәләр корам. Урыс кардәшләр арасында да "кече" халыкларның үз исемнәрен йөрткән республикалары булырга тиешлеген яклаучылар аз түгел. Тик арада, их, бетсә ярар иде, диючеләр дә очрый. Шундый бер очрак турында сөйләп китим әле. Баналь тоелса да, бу - чынбарлык.
Берсендә шулай югары белемле өч марҗа ханым белән сөйләшеп киттем (тәгаенрәге: икесе баш селкеп тыңлап тора, арадан дәрәҗәлерәге минем белән гәп куерта). "Сезнең регионнарны эреләндерү сәясәтенә карашыгыз ничек?" - дип сорыйм болардан. Теге ханымның: "Тизрәк тормышка ашырсыннар иде", - дигән җавабын ишеткәч, беравык зиһенемне җыя алмыйча тордым. "Ник?" - дип сорадым, исемә килгәч. "Этот "уку" надоело", - димәсенме бу. Кызыксына торгач, шуны белдем: моның улы укый торган мәктәптә атнасына 3 сәгать урыс теле һәм 3 сәгать татар теле укыталар икән. Һәм ханымның малае башка фәннәрдән "5"легә генә укып, урыс теленнән "3"ле ала, имеш. Класс җитәкчесе һәм укытучылары моның сәбәбен, татар теле дәресе зыян китерә, әгәр ул укытылмаса, балагыз "круглый отличник" булыр иде, дип аңлата икән. "Имәндә икән чикләвек", - димичә, ни диярсең. Педколлектив укытуның торышын яхшыртуны кайгыртасы урында, ата-аналарны икенче дәүләт теленә каршы котыртуга күчкән. Монда инде тирәнтен уйланырга җирлек бар, минемчә. Ахыр килеп, ата-ана үзе дә сизмәстән татар телен яратмый башлый. Аннан котылу юлы да ачык күренә, ул да булса, регионнарны эреләндерү.
Казанда 24 март көнне оештырылган митингка да бардык без. Бусында да Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Уфа һәм хәтта ерак Магнитогорскидан халыкның асыл ул-кызлары килүгә карамастан, казанлыларның бик азы гына республиканың төп мәйданына җыелуны кирәк тапкан иде. Кызганыч, әлбәттә.
Мәкаләмнең ахырында шуны да әйтүне тиеш саныйм. Кама регионнарындагы бертөркем фикердәшләр, уйлаша торгач, милли республикалар, край, өлкә һәм автономияле округларның статусын саклап калу буенча имзалар җыюны оештыру өчен инициатив төркем булдырды һәм инде моны гамәлгә ашыру хәстәренә кереште.
Фирдәвес ХУҖИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев