14 август 2013 яңалыклары
-
Алабуганың 100 беренче класс укучысына матди ярдәм күрсәтелә
Шәһәрдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе уза. Үткәрелеп килүче акциянең соңгы ике елында алабугалылар 400дән артык укучыга ярдәм итте дә инде. Беренче класска баручы балаларга 700 мең сумга мәктәп формасы белән сумка һәм спорт костюмы бүләк ителде. Бу турыда эшлекле киңәшмәдә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе сөйләде.
-
Алабугалылар авыру балага ярдәм итә
17 августта кичке сәгать сигездә Мәңгелек ут янында һава фонарикларын җибәрү буенча хәйрия акциясе үтәчәк.
-
Алабугалылар арасында кайнар су һәм җылылык өчен 2010 елдан алып түләмәүчеләр бар
Алабуга җылылык челтәре предприятиесе газчыларга әҗәт түләвен дәвам итә. Предприятиенең генераль директор вазифаларын башкаручы Александр Немоляев әйтүенчә, түләп бетерәсе акчаның күләме 39,4 миллион сум.
-
Атиазда яшьләр форумы
Менә инде ике ел рәттән Атиаз саласы янындагы күл буенда яшьләр форумы уза. Кырыкка якын егет һәм кыз мастер-классларда, тренингларда катнаша, тәҗрибә һәм фикерләр белән уртаклаша.
-
Гүзәллек һәм осталык бәйгесе
Узган шимбәдә "Алабуга нуры", "Новая Кама" газеталары редакциясе Алабуга ЮХИДИ белән берлектә "Автоледи-2013" бәйгесе үткәрде. Машина йөртүче хатын-кызлар арасында үткәрелгән бу бәйге шәһәр ипподромында үтте. Биш финалисткага берничә сынау аша узарга туры килде.
-
Һәр язучының үз кыйбласы
Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева (Гомәрова) 1963 елның 13 августында, Актаныш районы Киров авылында эшче гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.
-
Кишерле манник
Бу манникны әзерләве дә гади, балалар да яратып ашый