Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Атиазда яшьләр форумы

Менә инде ике ел рәттән Атиаз саласы янындагы күл буенда яшьләр форумы уза. Кырыкка якын егет һәм кыз мастер-классларда, тренингларда катнаша, тәҗрибә һәм фикерләр белән уртаклаша.

Форум үткән урынга килеп җитү өчен таш юлдан бик озак барырга, соңыннан басу өстеннән берничә чакрым үтәргә туры килә. Тик шундый озын юл үтү, ару һәм талчыгулар матур күл буена килеп урнашу белән онытыла. Палаткалар, күчмә ашханә, волейбол мәйданчыгы һәм гомуми җыелу урыны - форумда катнашучыларның бар булган байлыклары менә шул. Форумда катнашучы егет һәм кызларны район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина сәламләде.

- Авыл яшьләренең икенче форумы "Күпмилләтле Алабуга" темасы белән үтә. Темадан ук аңлашылганча, безнең районда күптөрле милләт вәкиле яши. Минем сезгә бер тәкъдимем бар: авылда эшләүче эшмәкәрләр, укытучы һәм табиблар өчен грант булдыру тәкъдиме белән башлыкка мөрәҗәгать итегез. Сез авылда яшисез, мондагы проблемаларны да яхшы беләсез, димәк безне дә сез "чеметкәләп" торырга тиеш. Авылда мөмкинлекләр юк дияргә ярамый, җитәкчеләребезнең күбесе авыл кешеләре, ә бу күп нәрсә турында сөйли, - диде Зөлфия Хафизовна.

Авыл яшьләре форумы да Спас ярминкәсе кебек үк үсеш алыр, катнашучылар саны да елдан ел артыр дигән ышаныч белдерде Зөлфия Сөнгатуллина.

Быелгы форумда алабугалылардан тыш Түбән Кама, Баулы, Әгерҗе һәм Саба районнарыннан, һәм хәтта Казаннан килгән яшьләр дә катнашты.

Түбән Кама яшьләре исә мондый форумда беренче тапкыр катнаша. Аларның районнарында әлегә мондый эш тәҗрибәсе булмаган. Баулы егете Валерий Нигъмәтуллин тәҗрибә уртаклашу максаты белән килгән. Алабуганың табигате дә Баулыныкыннан нык аерыла дип гаҗәпләнә егет. Аларда калкулыклар күп икән, безнең Алабуга исә күбесенчә тигезлекләрдән тора.

Форумда катнашучылар өчен өч көнлек тыгыз программа эшләнгән. Егетләр һәм кызлар график буенча тренинг һәм презентацияләрдә катнашты, төрле оешма җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты, мастер-класс, лекция һәм әңгәмәләрдә үз белемнәрен арттырды. Эш беткәч уйнарга ярый дигән канатлы сүзләрне истә тотып ял итәргә дә онытмадылар яшьләр. "Төнге дозор", спорт уеннары, катамараннарда йөрү, баулардан ясалган каршылыклар полосасы, дискотека һәм салют - көндәлек тыгыз графикны төрләндерергә ярдәм итте.

- Проектлар кәгазьдә генә калмый. Мәсәлән, узган елда Дөм-Дөм авылындагы бикле клуб проблемасы белән очраштык, ә авыл яшьләренә барыр урын юк. Активистыбыз Наилә Шәяхмәтова Зөлфия Сөнгатуллинага мөрәҗәгать итте. Зөлфия Хафизовна эшне озакка сузмады, команда бирде һәм август ае ахырында без район яшьләре өчен "Татар бомбасы" дип аталган шаян дискотека үткәрдек, - дип сөйләде "ТР аграр яшьләр берләшмәсе"нең Алабуга бүлеге рәисе Николай Мельников.

Быелгы форумда танышу бюросы да эшләде. Катнашучылар үзләре турында кыскача мәгълүматлар язылган анкеталар тутырды, ә оештыручылар август ахырында парларны игълан итәргә вәгъдә бирде. Кем белә, бәлки форумда катнашучы яшьләр яңа белем алудан тыш, үз язмышларын да шушында очратыр.

Әминә ДӘМИНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев