26 апрель 2013 яңалыклары
-
Алабугалыларга Җүңү символын таратачаклар
6 майда Алабугада "Георгий тасмасы" халыкара акциясе старт ала. Ул 6, 7, 8 майда үтәчәк.
-
Илдар Халиков: “Киләчәктә дә яхшы темпны сакларга …”
Республика авыл хезмәтчәннәре язгы чәчү эшләренә кереште. Алабуга районы да калышмый. Районыбыз хуҗалыкларының барлык язгы кыр эшләрен үз вакытында уңышлы тәмамларлык мөмкинлеге бар. Моны үзенең эшлекле визиты вакытында ТР премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та раслады.
-
Алабугада "Чулман" берләшмәсенең юбилеена багышланган чараларт үтте
Бу атнада шәһәр мәдәният сараенда "Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан зур чаралар комплексы оештырылды. Аның беренче өлеше кече залда гамәли конференция рәвешендә, олуг дата уңаеннан Казаннан махсус килгән шагыйрь һәм прозаик, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм телләрне үстерү секторы мөдире Галимҗан Гыйльманов катнашында уздырылды.
-
1 май көнне Иске Юраш авылында ике зиратта да өмә үткәрелә
Юрашлылар бу көнне зират территорияләрен чүптән арындырырга ниятли. Һәркем бу саваплы эшкә көченнән килгәнчә өлеш кертә ала. Бар булган дөнья мәшәкатен онытып торып, авылга мөнәсәбәте булганнарның һәммәсен бу көнне өмәгә чакырабыз.
-
Пенсия фонды ничек ял итә
Алабугалыларны 1 Май бәйрәме уңаеннан биш көнлек каникуллар көтә. Алар 1ннән 5 нче майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Иң яхшы муниципаль берәмлек
Дәүләт думасында җирле үзидарә көненә багышланган Рәсәйкүләм киңәшмә булды.
-
Балык пирогы
Камыр өчен: Кефир - 1 стакан; үсемлек мае - 3 аш кашыгы; ике стакан он; 2 йомырка; тоз.