Иң яхшы муниципаль берәмлек
Дәүләт думасында җирле үзидарә көненә багышланган Рәсәйкүләм киңәшмә булды.
Анда Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашты. Киңәшмәдә 6 нчы муниципаль берәмлекләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә Рәсәйнең 729 шәһәре катнашты. Алабуга "Иң яхшы муниципаль берәмлек" номинациясендә җиңүче булды. Икенче урында Мамадыш һәм Задонск шәһәрләре, өченчедә - Мәскәү өлкәсе Ленин муниципаль районының Видный шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев