Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга музейларына... Интернеттан чыкмыйча гына

Хәзер һәркем дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан Алабугага һәм аның музейларына "керә" ала. Ә болар барысы да яңа мобиль кушымта - аудиогид (экскурсия йөртүче) нәтиҗәсендә мөмкин булды. Тиздән ул Интернетның Бөтендөнья челтәрендә барлыкка киләчәк.

Татарстан Мәдәният министрлыгының республиканың ияртеп баручы төп 4 музее өчен аудио- һәм видеоэкскурсияләр ясау грантын Чиләбенең «Федэско» фирмасы отты. Мобиль кушымта федераль программа кысаларында өч телдә (рус, инглиз һәм татар) тормышка ашырылачак.
Алабуга музей-тыюлыгы өчен нибары ике экскурсия маршруты әзерләү планлаштырыла, шәһәрнең күренекле урыннары һәм объектлары турында - 11, экспонатлар турында 150 аудиотарих булдыру күздә тотыла. Күләме тәэсир итәрлек, әмма музей-тыюлыкның тәкъдим итәрлек эшләре дә җитәрлек.
Экскурсияләрне вакыт узу белән яңартырга һәм үзгәртергә мөмкин булачак. Моның өчен махсус техника сатып алыначак. Бу проект Алабугага тагын да күбрәк туристларны (Россиядән һәм чит илләрдән) җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев