Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада аренда торагы программасы буенча төзелгән беренче йорт сафка басачак

Алабугада аренда торагы программасы буенча җиткерелгән беренче йорт бер айдан файдалануга тапшырылачак. Бу - 156 фатирлы ун катлы йорт. Аны шәһәрнең 4 нче мәхәлләсендә торгыздылар. Биредә нигездә "Алабуга" МИ зонасы предприятиеләрендә эшләүчеләр яшәячәк.

Социаль ипотекага килсәк, быел бу программа буенча торак файдалануга тапшырылмаячак. "Барысын да 2015 елда куып җитәчәкбез. Киләсе елда социаль ипотека буенча шәһәрдә 6 йорт сафка бастыру күздә тотыла. Без инде җир участокларын тапшырдык, кирәкле торак планын формалаштырдык, хәзер килешү процессы бара, ягъни шушы көннәрдә безнең сайтта булачак фатирларның планировкасы урнаштырылачак. Без аны кешеләр белән ким дигәндә 50 процентка "тутырсак", шул чакта ГЖФ төзелешне башлап җибәрәчәк",- дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Вячеслав Власов.
Шәһәрдә социаль торак салу 4 нче мәхәлләдә дә, каланың тарихи өлешендә дә алып барылачак. Мисалга, Комсомол паркы территориясендә 4 йорт җиткерү ниятләнә. Алар биш катлы булачак.
Бүген Алабугада социаль ипотека программасы буенча 360 гаилә чиратта тора. Торак исәбе һәм бүлү буенча бүлектә әйткәннәренчә, соңгы елларда программада катнашучылар саны сизелерлек үскән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев