Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хуҗасыз этләрне киметүнең кешелекле ысулын таптылар

Урам этләре - Алабугада мөһим проблемаларның берсе. Социаль челтәрләр, мэрның электрон кабул итү бүлмәсе, редакция почтасы эт көтүләреннән зарлану белән тулы. Бу мәсьәләдә шәһәр хакимияте этләрне яклаучылар белән берләшеп, ниһаять, ике якны да канәгатьләндерә торган чишелеш тапты кебек.

"Эшлекле сишәмбе"дә хайваннарны яклау буенча "Тугрылык" хәйриячелек фонды директоры Анжелика Ивашечкина үзенең чыгышын фильм күрсәтүдән башлады. Хуҗасыз этләрне атуларын сурәтләгән кадрларны караганда, кемнең генә йөрәге тетрәмәгәндер. Бу эш куркынычсыз түгел, файдасы да аз, шәһәр урамнарында йөрүче ташланган этләр саны кимеми бит.

Иясез этләрне стерилизацияләү моңа альтернатива булырга мөмкин.

- Шушы бер процедура урамда этләр ишәюенә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк. Гамьсез хужалары кыйммәтле ата этләрен иреккә чыгарып җибәргән очракта да, ана этләрне стерилизацияләү эт көтүләре барлыкка килүдән котылырга булышачак. Эт үзе урнашкан урында алга таба да яшәячәк, тик аннан соң инде һәр 4-6 айда балаламаячак. Һәрбер стерилизацияләнгән ана эт - ул бер елда 20 этнең кимүе , - ди Анжелика Ивашечкина.

Бер этне стерилизацияләү 1500-3000 сумга төшә, бу максатларга моңа кадәр этләрне аттыруга бүлеп бүлеп бирелгән акчаларны тотарга планлаштыралар. "Тугрылык" приюты урамда табылган эт һәм көчекләрне урнаштыру эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Финанс ярдәме булса, приют базасында ветеринария бүлмәсе булдырырга ниятлиләр. Анда алабугалылар үзләре тәрбияли торган этне тикшерү, дәвалау һәм стерилизацияләү сораулары буенча мөрәҗәгать итә алачак. Киләчәктә приют базасында этләр өчен "кунакханә" дә эшләячәк, аларны хуҗалары, үзләренә кая да булса китәргә кирәк булганда, шунда калдырып торачаклар.

Район башлыгы Геннадий Емельянов шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрдәновка приют белән бергәләп эшләү планын булдырырга кушты.

Моннан тыш, даими чыгымнарны каплау өчен приют спонсор ярдәменә мохтаҗ. Мәсәлән, электроэнергия, чүп чыгару, вакцина һәм дарулар сатып алу, хайваннарны йөртү, ашамлыклар, материаллар сатып алу ай саен, ким дигәндә, 67 мең сумлык була.

Хайваннарны яклау буенча "Тугърылык" хәйриячелек фонды һәм шәһәр хакимиятенең бергә кабул иткән планнары тормышка ашса, бу Татарстанда шундый бердәнбер объект булачак.

Белешмә өчен

Приют эшләгән вакыт эчендә аттырылу һәм кырыс мөгамәләдән саклап калынды:

- 2013 ел: 400 эт һәм көчек, 300е урнаштырылган, 90ы стерилизацияләнгән;

- 2014 ел: 479 хайван, 298е урнаштырылган, 193е стерилизацияләнгән;

- 2015 ел: 415 эт, 400е урнаштырылган,160ы стерилизация үткән.

Гөлшат СОЛТАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев