Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа прокурор билгеләнде

Шәһәр прокуроры вазифасын хәзер Рөстәм Шәрәфетдинов башкарачак.

Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка Алабугада яңа прокурор билгеләде. Ул Татарстан прокуратурасының процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеге өчен күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, юстициянең өлкән киңәшчесе, 41 яшьлек Рөстәм Шәрәфетдинов булды. Бу хакта прокуратура пресс-хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Шәрәфетдинов Яр Чаллыда туган, "юриспруденция" белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт университетының Ульяновск филиалын тәмамлаган. 1994 елның декабреннән ул Яр Чаллы прокуратурасында тикшерүче, өлкән тикшерүче, ТР прокуратурасының икътисад өлкәсендә җинаятьләрне ачу буенча бүлекнең өлкән тикшерүчесе, Яр Чаллы прокуратурасының җинаятьләрне тикшерү өчен күзәтчелек буенча бүлек прокуроры, өлкән прокурор булып эшли. 2003 елның октябреннән Яр Чаллы прокуратурасының җинаятьләрне тикшерү бүлеге җитәкчесе, ә 2004 нче елда Яңа Чишмә районы прокуроры итеп билгеләнә. Өч ел узгач, республика прокуратурасының оператив-эзләү эшчәнлеге производствосы өчен күзәтчелек буенча бүлек начальнигы итеп күчерелә. Ә 2014 елның гыйнварыннан һәм соңгы урынга билгеләнгәнче, Рөстәм Шәрәфетдинов Татарстан Республикасы прокуратурасының процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеге өчен күзәтчелек буенча идарә җитәкчесе вазифасын башкара. Өйләнгән, гаиләдә ике бала тәрбияләнә.
Исегезгә төшерәбез, элек Алабуга шәһәр прокуроры вазифасын Рафис Әминов башкарды. Россия Федерациясенең Генераль прокуроры боерыгы белән ул төзәтү учреждениеләрендә законнарны саклау күзәтчелеге буенча Казан прокуроры вазифасына билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев