Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүләк аласың киләме? Бәйгедә катнаш!

Алабуга Үзәк китапханәсе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Мин Тукай иҗатын беләм" дип исемләнгән кроссвордлар бәйгесе оештыра.

Бәйге эшләренә таләпләр:

1. Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган татар яисә рус телендә кроссворд төзергә кирәк.

2. Кроссворд А4 форматында вертикаль һәм горизанталь урнаштырылган булырга тиеш. Игълан ителгән тема буенча кроссвордны рәсем ясап бизәргә була, кроссворд төсле карандашлар, фломастер, акварель,гуаш белән үзегез теләгән материалда башкарылырга мөмкин.

3. Кроссворд 20 сүздән ким, 35 сүздән артык булырга тиеш түгел. Эш 2 данәдә тәкъдим ителә:

- тутырылмаган кроссворд, сораулар;

- тутырылган кроссворд, җаваплар.

4. Кроссворд эчтәлегенә кергән җавап - сүзләр, ялгызлык исемнәр баш килештә, берлек санда булырга тиеш.

5. Бәйгедә катнашучылар яшь буенча ике төркемдә номинацияләнә:

- 14 яшьтән 25 яшькә кадәр;

- 26 яшь һәм өлкәнрәкләр.

Бәйгене уздыру шартлары һәм тәртибе:

1. Эшләрне 2016 елның 20 апреленә кадәр Үзәк китапханәнең татар һәм милли - туган як әдәбияты яки абонемент бүлегенә китерергә мөмкин. Безнең адрес: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 15 нче йорт.

2. Бәйгедә катнашучылар үзләре турында тулы мәгълүмат бирергә тиешләр:

- фамилия, исеме, әтисенең исеме;

- туган елы;

- уку яки эшләгән урыны;

- эшнең исеме;

- элемтә өчен телефон номеры.

3. Бәйгедә җиңүчеләр Дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнә.

4. Бәйге нәтиҗәләрен игълан итү, йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2016 елның 25 апрелендә Үзәк китапханәнең уку залында узачак.

Элемтә өчен телефон: 7-83-34

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев